“Болгар иле: үткәне, бүгенгесе, киләчәге”

Создано 30.04.2022 09:56

Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тула. Бу уңайдан, 29 апрель көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсендә “Болгар иле: үткәне, бүгенгесе, киләчәге” дип исемләнгән мәгьлүмат сәгате уздырылды.

Чарага олы яшьтәге апалар, абыйлар чакырылды. Китапханәче Эльвира Хәкимовна кунакларны Болгар дәүләтенең тарихы белән таныштырып үтте, бу темага китаплар, альбомнар карарга тәкьдим итте. Ислам дине турында Сәйрин хәзрәт бик эчтәлекле итеп чыгыш ясады, кунакларның сорауларына җавап бирде. Болгарда берничә тапкыр экскурсиядә булып кайткан Амирҗан абый Муратхуҗин андагы истәлекле матур урыннар, мәдәни мираслар турында сокланып сөйләде.

Чара әңгәмә, фикер алышулар,бәхәсләшүләр белән үрелеп барды. Китапханәче динебезне, гореф-гадәтләребезне саклап килгән әби-бабайларга рәхмәт әйтеп, изге рамазан аенда матур теләкләр теләде һәм истәлеккә китаплар бүләк итте.

Bolgar1

Bolgar2

 

Нравится