“Россия – минем Ватаным”

Создано 11.06.2022 10:53

1994 елдан 12 нче июнь дәүләт күләмендә Россия көне буларак билгеләп үтелә. Бу уңайдан, 10 нчы июнь көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсендә, балаларда патриотлык хисләрен тәрбияләү максатыннан, “Россия – минем Ватаным” исеме астында викторина үткәрелде.

Балалар төрле тарихи, герб, флаг, гимн белән бәйле булган сорауларга җавап эзләделәр, тырышып җавап бирделәр. Россия картасыннан иң озын елга, иң суык урын, зур утрау, иң биек тауларны табып күрсәттеләр. Чара мавыктыргыч һәм файдалы үтте.

Rossij-minem Vatanym1

Rossij-minem Vatanym2

Rossij-minem Vatanym3

 

Нравится