«Иле ныкның биле нык»

Создано 11.06.2022 11:21

  10 нчы июнь көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, Россия көненә багышлап, мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен, «Иле ныкның биле нык» дип исемләнгән квест- уен үткәрде.

Катнашучы балалар биш тукталыш буенча сәяхәт иттеләр. “Россия символлары” тукталышында аерым өлешләрдән Россия гербын җыйдылар, “Бөек исемнәр” тукталышында ил тарихында билгеле исемнәрнең кем булуын ачыкладылар, “Россия- безнең туган ил” дип аталганында төрле сорауларга җавап эзләделәр, “Мәкальне дәваи ит!” тукталышында билгеле 6 рус һәм 6 татар мәкален бирелгән ике сүз аша тулыландырдылар, “Әкиятләр” тукталышында рәсемнәр буенча әкиятләрне белделәр. Һәр тукталышта хәрефләр алып, “12 июнь -Россия көне” сүзтезмәсен җыйдылар.

den Rossii1

den Rossii3

Нравится