“Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык”

Создано 11.07.2022 15:25

8-нче июль көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне уңаеннан, авылның иң күркәм, үрнәк гаиләләренең берсе булган Камил һәм Сырдарья Шәмсуаровлар гаиләсендә кунакта булдылар.

51 ел бергә гомер кичергән тату гаилә үзләренең мәхәббәт тарихлары белән уртаклаштылар. 7 кыз һәм 1 малай тәрбияләп үстергән гаиләнең бүгенге көндә 19 онык һәм 2 оныкчыгы да бар. Авылның имам хатибы, шагыйрь, күп санлы җырлар авторы Камил абый белән Сырдарья апа мал-туарын асрап, кош- корт үрчетеп, урмарта карап бар кешегә үрнәк булырлык итеп гомер кичерәләр.

den semei isergap2 result

den semei isergap1 result

Нравится