“Әүлия кабере”

Создано 05.08.2022 15:51

Томбарлы елгасының Ыкка коя торган тамагыннан  ерак түгел сул ярында,   калкулыкта,  ак таш белән әйләндереп алынган каберлек  бар. Халыкта аны “Әүлия кабере” дип йөртәләр.

Анда кем, кайчан күмелүе турында берничә риваять яшәп килә. Авылыбыз тарихчысы Камил Шәмсуаров 4 нче август көнне, мәчет яны лагеренә йөрүче балаларга, шул риваятьләргә таянып, каберлек тарихын сөйләде. “Изгеләр зираты”на экскурсия авыл тарихына багышланды. Балалар бик күп кызыклы һәм файдалы мәгълумат алдылар, авыл тарихы буенча белемнәрен ныгыттылар.

tash1 result

tash2 result

Нравится