“Әкият сөйлим сезгә”
- Подробности
- Создано 05.08.2022 15:59
3-нче август көнне, Исергәп авыл китапханәсе, авыл Мәдәният йорты белән берлектә, мәчет яны лагере балалары өчен “Әкият сөйлим сезгә” исеме астында әкият дөньясына сәяхәт кылдылар.
Татар халык авыз иҗаты буларак әкият турында белгәннәрне искә төшердек. Геройларының яманлык, усаллык белән көрәшеп, әкият яхшылыкның җиңүе белән төгәлләнүе аңлатылды. Чарада катнашкан балалар татар халык әкиятләре буенча төзелгән викторина сорауларына җаваплар бирделәр. Әкиятләрне кычкырып укыдык.