“Поэт природы=Табигать шагыйре”
- Подробности
- Создано 05.08.2022 16:36
2-нче август көнне, Исергәп авыл китапханәсе, авыл Мәдәният йорты белән берлектә, мәчет яны лагере балалары өчен К.Паустовскийның тууына 130 ел тулуга багышлап “Поэт природы= Табигать шагыйре” дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрде.
Катнашучы балалар рус язучысының тормыш юлы, иҗаты, балалар өчен китаплары белән таныштылар, әсәрләре буенча әзерләнгән викторина сорауларына җавап бирделәр.