10 нче август көнне, Исергәп авыл китапханәсе, авыл Мәдәният йорты белән берлектә, мәчет яны лагере балалары өчен “Гыйлем – күңел күзен ачар” дип исемләнгән Р.Фәхретдиннең «Балаларга үгет-нәсыйхәт» китабы буенча тәрбия сәгате үткәрде.
Бу чара телдән журнал тәртибендә алып барылды. Беренче бите - “Ризаэддин Фәхретдин-татар халкының күренекле фикер иясе” дип аталды, икенче бит-"Гыйлем -нур, наданлык-хур"(гыйлем, мәктәп әдәбе турында), өченче бит-"Әдәп -тәрбия, гүзәл әхлак, нәзакәтлелек димәктер" (Нәрсә ул әхлак?), дүртенче бит- “Аралашу-үзтәрбиянең иң мөһим чарасы”.
Укучыларга киләчәк тормышның, язмышның, бәхетле яки бәхетсез булуның-һәркайсының гаять дәрәҗәдә гыйлемгә, үз-үзеңне тотышка, әхлаклылыкка һәм холыкка бәйле икәнлеген төшендерүне китапханәче галимнең нәсыйхәтләренә нигезләнеп аңлатты.