“Тапкырларга табышмак”

Создано 10.08.2022 13:10

8 нче август көнне, Исергәп авыл китапханәсе,авыл Мәдәният йорты белән берлектә,  мәчет яны лагере балалары өчен “Тапкырларга табышмак”дип аталган конкурслы уен үткәрде.

Балаларга  халык  авыз иҗатының  бер  төре булган табышмаклар турында аңлатылды. Аннары балалар үзләренең  тапкырлыкларын күрсәттеләр, табышмакларга җаваплар бирделәр,  башваткычлар чиштеләр. Татар халык табышмаклары тупланган китаплар белән  таныштылар.

tabjshmaklar1

tabjshmaklar2

Нравится