«Кызыклы сәхифәләр»

Создано 12.08.2022 08:12

11 август көнне Шалты авыл китапханәсендә балалар өчен «Кызыклы сәхифәләр» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде.

Балалар «Непоседа», «Ёжик», «Сабантуй», « Салават журналы» «Ялкын» балалар журналлары белән таныштылар. Ә аннан соң алар үзләренең яраткан журналлары һәм рубрикалары турында сөйләделәр. Барлык заманча журналлар балаларны кызыклы һәм үтемле формада география, тарих, сәнгать һәм әдәбият дөньясы белән таныштыра. Аларның һәркайсында кроссвордлар, ребуслар, конкурслар белән күңел ачу өлеше бар. Чара бик күңелле һәм кызыклы үтте, балалар бик күп файдалы мәгълүмат алдылар.

kyzykly sahifalar1

kyzykly sahifalar2

Нравится