“Җанга якын туган төбәк”

11 нче август көнне, Исергәп авыл китапханәсе, мәчет яны лагере балалары өчен “Җанга якын туган төбәк” дип аталган Баулыга багышланган калейдоскоп (краеведческий калейдоскоп) үткәрде.

Балаларга Баулы тарихы, күренекле кешеләре, истәлекле урыннары, районга кергән авыллар, якташ язучылар турында конкурслар, викториналар, уен- аукцион аша мавыктыргыч итеп мәгълумат бирелде. Мәчетнең имам хатибы, авылыбыз тарихчысы Камил Шәмсуаров күрше авыллар тарихы турында үз белгәннәре белән уртаклашып, чарабызны тагын да баетты.

Baulj kone2

Baulj kone3

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан