"Фән белгечләре бездә кунакта"

Создано 24.09.2022 14:37

21-нче сентябрь көнне, Татар Томбарлы авыл мәдәният йортына татар фольклорын тирәнтен өйрәнү максатыннан, Татарстан фәннәр академиясенең Г.Ибрагимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтыннан экспедиция килде.

Фән белгечләре авыл тарихы, авыл халыкның гореф-гадәтләре, һөнәрләре белән кызыксындылар. Халык белән очрашып үзләренең сорауларын бирделәр, әңгәмә үткәрделәр. Китапханәче Эльвира Әхмәтҗанова да экспедиция вәкилләренең күп кенә сорауларына җавап бирде, аларны авыл тарихын чагылдырган язмалар, альбомнар белән таныштырды, музей бүлмәсендәге экспонатлар турында мәгълүмат бирде.

 meropr tumbarli3 result

meropr tumbarli4 result

meropr tumbarli6 result

Нравится