"Илаһи мизгел"

Бүген 26 сентябрь көнне Баулы үзәк китапханәсендә легендар якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Фәнис ага Яруллинның тормыш иптәше Нурсөя ханым белән очрашу узды. 

Очрашуга Баулы шәһәре зыялылары, төрле өлкәләрдә эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар, мәдәният хезмәткәрләре, шагыйрьнең иҗатын сөюче китап укучылар килде. Очрашу түгәрәк чәй өстәле артында, бик  җылы атмосферада узды. Нурсөя ханым үзенең якты истәлекләре белән уртаклашты,  Фәнис ага белән бәйләнешле кызыклы вакыйгаларны искә алды, китапханәгә шагыйрьнең 2022 елда басылып  чыккан китабын бүләк итте. Р.З.Шараева, Г.Ә. Сәетова, С.К.Васикова,  Ф.Ә.Зиярова, Й.Р.Шакирова үзләренең чыгышларында Нурсөя ханымның батырлыгына, фидакарьлегенә соклануларын белдерделәр, Фәнис аганың Нурсөя ханыма багышлап язган шигырьләрен укып киттеләр.   

Очрашу Фәнис Яруллинның һәйкәленә чәчәкләр кую белән тәмамланды.

 Nursija1

Nursija2

Nursija3

Nursija4

Nursija5

Nursija6

 

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан