Гомеркәйләр – дәрья тамчысы...

24 ноября в Центральной библиотеке, в рамках творческого объединения «Илһам” провели  вечер памяти, посвященный памяти местной поэтессы Хамиды Идиятуллиной.

24 нче ноябрь көнне Үзәк китапханәдә “Илһам” әдәби берләшмә кысасында Баулы җирлеге шагыйрәсе Хәмидә Идиятуллинаның якты истәлегенә багышланган хәтер кичәсе үтте.

Кичәгә шагыйрәнең якты рухын хөрмәт итеп иҗатына гашыйк китап укучылар, дуслары, районыбызның төрле тармакларын эшләгән лаеклы ялга чыккан ветераннар килде

2008 елда Хәмидә Идиятуллинаның “Көзге моңнар”, 2012 елда “Яшьлегем кайтавазы” дип исемләнгән шигырь җыентыклары дөнья күрде. Үзенең тыйнак иҗаты белән Хәмидә апа бик тиз укучылар күңелен яулады  Иҗат җимешләренең дөнья күрүе, авторның үзе өчен генә түгел, шигърият сөюче якташларына да зур бүләк, сөенечле вакыйга булды. 

Кичә барышында Хәмидә Идиятуллинаның бик күп шигырьләре, яңгырады. “Илһам” әдәби берләшмә әгъзалары Фикыя Садыйкова, Флера Хәсәнова, Бөтентатар дөньсы конгрессының Баулы бүлегенең элекке җитәкчесе Рәзинә Шараева, ветеран укытучы Әнисә Биктимерова, ветеран табибә Гасима Әхмәдиева үзләренең чыгышларында шагыйрә белән булган истәлекле вакыйгалар белән уртаклаштылар, шигырьләрен укыдылар. Кичә бик җылы атмосферада узып, истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды. 

meroprilxam1 result

meroprilxam2 result

meroprilxam3 result

meroprilxam4 result

meroprilxam5 result

meroprilxam6 result

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан