"Күңел матурлыгы сезнең йөзләрдә"

Создано 26.11.2022 13:37

25 -ноябрь көнне,Татар Томбарлы авыл китапханәсендә  "Күңел матурлыгы сезнең йөзләрдә" дип исемләнгән тематик кичә үткәрелде.

Чара Әниләр көненә багышланды, китапханәгдә бу темага китап күргәзмәсе ясалды. Китапханәче килгән кунакларны Әниләр көне белән котлап, матур теләкләр теләде, Г.Шаһбанның "Әнкәйле чәй" шигырен укыды. Кичәдә татар әдәбиятендә әни образын сурәтләгән әсәрләрдән өзекләр укылды, эчтәлек буенча  фикер алышу үткәрелде (Ә.Еники "Әйтелмәгән васыять", Х.Сарьян "Бер ананың биш улы", Ф.Садриев "Таң җиле", М. Маликова "Арыш тәме") Әниләр бер-берсен котлап, матур теләкләр теләделәр, үзләренең әниләрен искә алып, балачак хатирәләре белән уртаклаштылар.

kunel maturlygy sezntn jozlarda2

kunel maturlygy sezntn jozlarda4

kunel maturlygy sezntn jozlarda3

 

Нравится