27-нче ноябрь көнне, Мортаза авыл китапханәсендә Әниләр көне уңаеннан "Әниләренең йомшак куллары" исемле бәйрәм кичәсе үткәрелде.
"Хатын-кызлар дөньясында" исемле түгәрәгенә йөрүче әниләр, татар халык йолаларын искә төшерделәр һәм кулъяулык чигү буенча мастер класс күрсәттеләр. Милли бизәкләр элек - электән үк соклану хисләре уята һәм бик күркәм бүләк.
Китапханәче килгән кунакларны бәйрәм белән тәбрикләде, кунаклар татар халык ашлары турындагы табышмаклар бәйгесендә катнаштылар, төрле уеннарда һәм конкурсларда көч сынаштылар.