“Ил тарихының канлы бите”

Создано 28.01.2023 10:56

27 нче гыйнвар көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, урта яшьтәге мәктәп балалары өчен “Ил тарихының канлы бите” дип исемләнгән мәгълумати сәгать үткәрде.

1944 елның 27 гыйнвары - Ленинградның камалыштан чыккан көне. Бөек Ватан сугышы тарихындагы бу вакыйгага быел 79 ел тула. Анда яшәүчеләр өчен  бу үлем белән көрәшкән  иң авыр  872 көн була. Дөнья тарихында кешеләрнең түземлегенә мондый мисаллар юк. Әмма фашистларның вәхшилеге ленинградлыларны тез чүктерә алмый. Чарада катнашучылар Ленинград камалышы, ул чактагы йончыткыч көннәр, барлык авырлыкларга түзеп, үлемне җиңгән кешеләр турында ишетеп белделәр. Чара ахырында китапханәче Ленинград камалышына багышланган, китапханә фондында булган китаплар белән таныштырды.

 

Leningrad blokadasy1

Leningrad blokadasy2

 

Нравится