“Михаил Пришвинның гүзәл табигате”
- Подробности
- Создано 01.02.2023 11:48
31 нче гыйнвар көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, кече яшьтәге мәктәп балалары өчен, М.М.Пришвинның тууына 150 ел тулу уңаеннан, “Михаил Пришвинның гүзәл табигате” дип исемләнгән әдәби- экологик сәяхәт (литературно- экологическое путешествие) үткәрде.
Балалар М.М.Пришвинның тормыш юлы, китаплары белән таныштылар. Авторның әсәрләренә бәяләмәләр (отзыв) бәйгесендә “Лисичкин хлеб” хикәясенә бәяләмә белән 4 нче сыйныфтан Сулейманова Лилиана җиңүче дип табылды. “Кунаклар”=”Гости” хикәясен караганнан соң, катнашучы балалар тагын бер ярышта көч сынаштылар. Әсәрдә кунакка килүчеләрне хәтердән барлап язарга кирәк иде. Бу ярышта иң күп белүче 3 нче сыйныфтан Хәлимова Айзилә булды. Экранлаштырылган М.Пришвин әсәрләреннән “Гости”, “Ребята и утята”, “Кладовая солнца” аудиокитаплары, “Дедушкин валенок” мультфильмы карадылар.