“Туган ягым куенында”

 

31нче гыйнвар көнне, Исергәп авыл китапханәсе, “Алмаш” клубы кысаларында, “Туган ягым куенында” дип исемләнгән викторина үткәрде.

“Үткәнне белмәгәннең киләчәге юк” диләр борынгылар. Туган – үскән җиребез тарихын мирас итеп киләчәк буынга тапшыра алсак кына буыннар чылбыры ныклы булыр, өзелмәс. Викторина сораулары авылның килеп чыгышы, атамалары, күренекле кешеләре, истәлекле вакыйгаларына нигезләнеп төзелгән иде. Тарихыбызны иң яхшы белүче исеменә Гумеров Булат лаек булды. Ул авылдашыбыз, публицист Зәрия Хәбипованың “Идегәй” дастаны дәрьясында” китабы белән бүләкләнде. Чара “Туган авылым- алтын бишегем” электрон презентациясе белән үрелеп барды.

tugan yagjm kuenynda1

tugan yagjm kuenynda2

tugan yagjm kuenynda3

 

 

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан