"Сталинград- үлемсез шәһәр"

Создано 06.02.2023 10:07

 

4-нче февраль көнне, Исергәп авыл китапханәсе, авыл Мәдәният йорты белән берлектә, авыл яшьләре өчен, "Сталинград- үлемсез шәһәр" дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрде.  

 2 февральдә Сталинград өчен барган бәрелешләрдә җиңүгә 80 ел булды. Икенче бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышларында бөек борылыш чоры буларак теркәлгән Сталинград кан коешы 200 көн дәвам итә. Сталинград сугышы- илебез сугышчыларының батырлык тарихы. Китапханәче, электрон презентация аша, шул вакыттагы бәрелешләр, геройлар турында сөйләде. “200 көнлек батырлык үрнәге” исемендәге китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Соңыннан катнашучылар викторина сорауларына җавап бирделәр. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

Stalingrad1

Stalingrad2

Stalingrad3

 

 

Нравится