Туган яктан илһам алып

 28 февраля в Центральной библиотеке  прошло очередное занятие творческого объединения “Илһам”, посвященное творчеству Сагита Ахметзянова

28 февраль көнне “Илһам” иҗади берләшмәсенең чираттагы утырышы Баулы халык театры режисеры, Баулы җирлеге шагыйре Сагыйт Әхмәтҗановның иҗатына багышланды.

Сәгыйт Әхмәтҗановның тормышы һәрвакыт мәдәният һәм журналистика белән нык уралып бара. 1984 елда ул Баулы халык театрына режиссер булып эшкә кайта. Соңыннан ул журналистика юнәлешенә күчеп,  район газетасында журналист, корреспондент, җирле радио мөхәрире, “Хезмәткә дан” район газетасында баш мөхәррир була. Үзенең шәхси газетасын булдыра. Бүгенге көндә ул Баулы халык театры режиссеры.

Сәгыйт Әхмәтҗанов-шагыйрь дә, артист та, режиссер да, җырчы да, биюче дә, нәфис сүз остасы да. Бер сүз белән генә әйткәндә чын талант иясе. 

Кичә барышында ул үзенең шигырьләрен укып, аларның язу тарихларын сөйләде, сорауларга җавап бирде.

Сәгыйт Әхмәтҗановның шигырьләре хис-кичерешләргә бик бай, алардан, гүя, моң сирпелә. Шуңа күрә дә аның күп кенә шигырьләрен композиторлар көйгә салдылар. Алина Прокофьева башкаруында авторның сүзләренә язылган “Күмерләр” җырын тыңлаганда күпләрнең күзләре яшьләнде. Сәгыйть Әхмәтҗанов шигырь язып кына калмыйча, башка күп кенә авторларның шигырьләрен тәрҗемә дә итә. Кичә барышында ул үзе татарчага тәрҗемә иткән В.Высоцкийның “Дус турында җыр”, Н.Зариповның  “Яңгыр” шигырьләрен сөйләп китте. 

Кичә барышында тагын бер күңелле вакыйга булып алды. Баулы муниципаль районы узәкләштерелгән китапхәнә системасы директоры Лилия Рәфгать кызы “Илһам” иҗади берләшмә әгъзалары Гасима Әхмәди кызы Сәетованы, Мөбәширә апа Исаметованы күптән түгел билгеләп үткән  күркәм юбилейлары белән котлады. 

Кичә истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.

Sagit Akhmetzyanov

Sagit Akhmetzyanov 03

Sagit Akhmetzyanov 02

Sagit Akhmetzyanov 05

 

 

 

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан