"Халкыбызның күңел бизәкләре"

Создано 01.03.2023 17:04

28-нче февраль көнне, Татар Кандызы авыл китапханәсендә, Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында "Халкыбызның күңел бизәкләре" дип исемләнгән чара үткәрелде.

Кичә татар халкының татар фольклорында шактый зур кыйммәткә ия булган  жанры  мөнәҗәтләргә багышланды. 

Мөнәҗәтләр һәм бәетләр безнең көннәргә килеп җиткәнче озын һәм катлаулы юл үткән. Халкыбыз үзенең мәдәни мирасының бер өлеше булган мөнәҗәтләрне безнең буынга да китереп җиткерә алган. Әмма аларны өйрәнү, эзләү, киләчәк буынга да өйрәтеп калдыру – ул безнең бурыч. Бүгенге көнгә кадәр сәхнәләрдә яңгырамаган, телдән-телгә генә күчеп йөргән мөнәҗәтләрне дә кабаттан “җан өреп”, сәхнәгә чыгару мөмкинлеге барлыкка килде. Мөнәҗәтләр кичәсендә дә төрле темаларга багышланган мөнәҗәтләр әйтелде. Мөнәҗәтләрнең бик күбе балаларга багышланган. Алар аеруча моң һәм аһәҗ белән әйтелә. 

Очрашуга кунаклар үзләренең белән татар халкының милли ризыкларын пешереп китерделәр. Кичә тәмләп милли ризыкларыбыз белән чәй эчү белн тәмамланды.

manazhatlar kichase1

manazhatlar kichase2

manazhatlar kichase3

 

 

Нравится