9 нчы март көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, “Гомерең озын булсын!”дип исемләнгән, өлкәннәр өчен телдән журнал үткәрде.
Журналның беренче бите “Дару кабарга ашыкма!” дип аталды. Халык медицинасы, традицион булмаган дәвалау ысуллары турында Р.Хәкимова сөйләде. “Дөрес туклану серләре” белән икенче биттә авылның шәфкать туташы Сәлимова Гөлфия таныштырды. Журналның өченче бите “Хәрәкәттә - бәрәкәт”дип аталды. Физик хезмәт, чыныгу,спорт, иртәнге зарядка һ.б.турында чарада катнашучылар үзләренең тормыш тәҗрибәре белән уртаклаштылар. Журналның дүртенче бите - “Озак яшәү серләре” дип аталды. Китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Чара күңелле уеннар, кызыклы конкурслар белән үрелеп барды һәм чәй табыны белән төгәлләнде.