Уңган киленнәр

8 март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Татар Томбарлы авыл китапханәсе мәдәният йорты белән бергә "Уңган киленнәр" бәйгесе үткәрде.

Чарада катнашучылар иң элек үзләре белән таныштырып үттеләр, килен булып төшкәннәрен искә алып сөйләделәр. Уңган киленнәр үзләре әзерләп килгән милли ризыкларны тәкдим итеп, аларны пешерү ысуллары белән уртаклаштылар, ни өчен нәк бу ризыкны әзерләүләрен аңлаттылар. Чара төрле биремнәр, уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп дәвам итте.

ungan kilennar1

ungan kilennar2

ungan kilennar4

ungan kilennar5

 

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан