Сугышның йөзе хатын - кызныкы түгел "Ак әбиләр"

Создано 20.03.2023 11:08

Сугыш чорында һәм аннан соңгы авыр елларда тормыш авырлыгын күтәргән, аларга балалык һәм үсмерчак чорын сикереп үтәргә туры килгән, бүгенге көндә туксанга җиткән ак әбиләрнең берсе Мөзәянә Фәтхулла кызы Каримова.

  18 март көнне, тыл хезмәтчәне, ветеран толы Мөзәянә Каримова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Мортаза авыл китапханәчесе һәм Крым-Сарай авыл җирлеге башлыгы Дамир Әхтәм улы Шакирҗанов, Мөзәянә Каримованы юбилее белән тәбрикләргә өенә бардылар.

Истәлекле бүләкләр һәм котлау открыткасы тапшырдылар. 

 Өлкән яшьтәге кешеләрнең барып хәлләрен белешеп тору, алар өчен бу бик мөһим һәм ихтирам билгесе. 

 Ак әбиебез "Татар милли ашлар" китабын бүләк иткәнгә бик шатланды, рәхмәтен белдерде.

Ak abilyar3

Ak abilyar2

Ak abilyar1

 

Нравится