Ач авызыңны!

22- нче март көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, өлкән яшьтәге китап укучылары өчен “Ач авызыңны!” дип исемләнгән конкурс үткәрде.

Кычкырып укуның бер төре булган бу чараны Новосибирскиның “Эт йөрәге” (“Собачье сердце») дип аталган китап лавкасы төзүчеләре уйлап тапкан. Уенның тәртибе гади генә, ләкин бик кызыклы. Китапханәгә җыелган китап укучылар капчыктан сан язылган тәпәннәр тартып чыгаралар. Шундый ук сан язылган китаплар киштәдә урнашканнар. Катнашучылар шул китаптан өзек кычкырып укыйлар. Беренче тапкыр укуга карамастан, катнашучы сәнгатьле итеп укырга тиеш. Уку техникасы һәм артистизм буенча бәя куела.  Конкурска Р.Батулла, Ә.Гаффар,  Д.Салихов, И.Юзеев, Ф.Бурнаш, һ.б. 2023 елгы юбиляр драматурглар әсәрләре тәкъдим ителде. Катнашучылар берсеннән берсе сәнгатьлерәк укып, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.  Чара чәй табыны артында төгәлләнде.

ach avjzjnnj3

ach avjzjnnj5

ach avjzjnnj2

ach avjzjnnj4

 

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан