Фәнис Яруллин атналыгы * Неделя Фаниса Яруллина в Городской библиотеке - филиал №1

Создано 09.02.2013 04:00

1-7 февральдә 1 нче номерлы шәһәр китапханәсендә Фәнис Яруллинга багышланган атналык булып үтте. Бу атнада балалар Ф. Яруллинның иҗаты һәм тормышы белән тирәнтен таныштылар: 6-9 яшьлек балалар өчен Ф. Яруллинның шигырьләрен һәм хикәяләрен кычкырып укулар булды, балалар “әкияткә сәяхәт”тә булдылар. Шулай ук “Здравушка” клубында Ф. Яруллинның тормышы һәм иҗаты турында сөйләнелде, шигырьләре укылды.

Китапханәдә “Язмышны ул үзе буйсындырды” дип аталган әдәби-музыкаль кичә үтте. Кичәгә 1нче номерлы мәктәпнең 8-9 сыйныф укучылары, укытучылары, өлкән буын китап укучылары чакырылган иде. Кичәне китапханә мөдире В.Гафиятова . һәм 9 сыйныф укучысы А.Назмиева алып бардылар.Кичәгә чакырылган кунакларның: Х.Идиятуллина,З.Ибрагимов, һәм С.Васикованың чыгыш - истәлекләре бик кызыклы булды, шулай ук 1нче мәктәп укучылары Ф. Яруллинның шигырьләрен укыдылар.

Тамашачылар М.Җәлил исемендәге мәдәният йорты артистларын: Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре С.Әхмәтҗанова,Г.Абдуллина һәм баянчы З.Муллаяновны яратып тыңладылар.Алар Ф. Яруллин сүзләренә җырлар башкардылар. Кичәдә Ф Яруллин тормышыннан инценировкада уйнап күрсәтелде.Китапханәдә Ф. Яруллинның тормышына һәм иҗатына багышланган “Намусыма тугры – иҗат чишмәм” дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды һәм күзәтү үткәрелде.

С 1 по 7 февраля в Городской библиотеке филиал №1 проходила Неделя Фаниса Яруллина. В рамках Недели маленькие читатели познакомились с творчеством Ф.Яруллина поближе, для детей 6-9 лет были проведены громкие чтения стихов и рассказов поэта и драматурга, дети совершили “путешествие в сказку”. Также В клубе “Здравушка” было проведено занятие, посвященное творчеству Яруллина.

Был проведен литературно-музыкальный вечер “Язмышны ул үзе буйсындырды” (“Судьбе наперекор”).

Нравится