Үзәк китапханәдә “Гаяз Исхакый көне” * В Центральной библиотеке прошел «День Гаяза Исхаки»

15 март көнне милли әдәбият һәм сәнгать бүлегендә татар әдәбияты классигы, драматург, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның тууына 135 ел тулу уңаеннан Баулы шәһәренең 2, 3, 6 номерлы урта мәктәпләре укучылары һәм укытучылары катнашында “Гаяз Исхакый көне” узды. Язучыга багышланган чаралар 11.00 һәм 13.00 сәгатьләрдә узды.

Әлеге чараларда китапханәчеләр язучының тормыш юлы һәм иҗатына багышланган әңгәмәләр, әдәби викториналар үткәрделәр, “Милли әдип, милли көрәшче” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясадылар. Шулай ук Г.Исхакыйның “Зөләйха драмасы буенча Татарстанның “Рамай” киностудиясе төшергән нәфис фильмнан өзекләр күрсәтелде. Әлеге чараларда барлыгы 62 кеше катнашты, 15 кеше китапханәгә язылды, барлыгы 25 китап бирелде.


15 марта в отделе национальной литературы и искусства Центральной библиотеки прошел мероприятия, посвященные 135-летию со дня рождения классика татарской литературы, драматурга, общественно-политического деятеля Гаяза Исхаки. На мероприятия были приглашены учащиеся и учителя общеобразовательных школ №2, №3, №6 города Бавлы.

Были проведены беседы, обзоры книжной выставки, литературные викторины, посвященные жизни и творчеству Гаяза Исхаки. Также были продемонстрированы отрывки из художественного фильма «Зулейха» по его одноименной драме.

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан