Роберт Миңнуллинның 65 яшьлек юбилеена әдәби-музыкаль сәяхәт «Әйдәгез дуслашабыз!»

В Городской библиотеке (филиал №1) прошло литературно-музыкальное путешествие “Әйдәгез дуслашабыз!” (Давайте подружимся!"), посвященное  65-летнему юбилею Роберта Миннуллина. Народного поэта Республики Татарстан, журналиста, общественного деятеля.
1 номерлы шәһәр китапханәсендә Роберт Миңнуллинның 65 яшьлек юбилеена багышлап “Әйдәгез дуслашабыз!” дигән әдәби-музыкаль сәяхәт үтте.

Сәяхәттә 1номерлы мәктәпнең 4,5 класс укучылары  катнаштылар. Сәяхәтебез 7 тукталыштан торды.  Сәяхәтне  китапханә мөдире Гафиятова Вәсилә Габдулловна алып барды. 

1нче тукталыш: “Туган якта”-  Роберт Миңнуллинның тормыш юлы сөйләнелде.

2нче тукталыш: “Китап киштәсе” –иҗат юлы яктыртылды.

3нче тукталыш: “Мактау тактасы”- Р. Миңнуллинга бирелгән  мактаулы исемнәрне атау. 

4нче тукталыш:”Шигъри тәлгәшләр”-укучылар тарафыннан Р.Миңнуллинның шигырьләре укылды;

5нче тукталыш:  “Тапкырлар иле”- Р. Миңнуллинның әсәрләре буенча табышмаклар әйтеп  кроссвордка урнаштырырга иде .

6нче тукталыш: “Эш сөйгәнне ил сөйгән”- журналист, дәүләт эшлеклесе Роберт Миңнуллинның  тормыш юлында башкарган вазыйфаларын яктырту.

7нче тукталыш: “китапханә” –сәяхәтебез китапханәдә тәмамланды.

Сәяхәт вакытында слайд –шоу күрсәтелде. “ Роберт Миңнуллинга 65 яшь” дигән китап күргәзмәсе  эшләде,  китаплары буенча күзәтү үткәрелде.
25 кеше катнашты. 17 экз  китап бирелде.

robert min

  robert min2

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан