“Ак шәлеңне салып ак башыңа, син чыгарсың әнкәй каршыма”

Создано 27.11.2013 11:40
Автор: Gabdreeva Gulnaz

26 ноябрь көнне 1нче номерлы шәһәр китапханәсендә әниләр көненә багышланган “Ак шәлеңне салып ак башыңа, син чыгарсың әнкәй каршыма” дигән әдәби-музыкаль кичә үтте.


Кичәдә 1 нче номерлы мәктәп укучылары, Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортының Ф. Айдагулова җитәкчелегендәге “Умырзая” татар-фольклор ансамбле, баянист Ш.Таһирҗанов, җырчылар Р.Заляева һәм С. Хамитовалар катнашты. Кичәне китапханә мөдире В.Гафиятова һәм 10 сыйныф укучысы А. Назмиева алып бардылар. Кичәдә аналар турында бик күп җылы сүзләр, шигыйрьләр сөйләнелде һәм җырлар җырланылды. “Оҗмах аналарның аяк астында” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Кичә барышында слайд – котлаулар күрсәтелде. Кичә тамашачыларда бик җылы хисләр калдырды.

GB denmam02

GB denmam03

GB denmam04

GB denmam01

 

Нравится