"Күңелле балачак" * "Счастливое детство"

Создано 03.06.2014 14:41

Балаларны яклау көне-
Шундый матур бәйрәм бар,
Мәйдан тулы бала-чага,
Балаларга урам тар.
1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне! Бу көнне Тат.Томбарлы авыл китапханәсе һәм авыл клубы хезмәткәрләре балаларга "Күңелле балачак" дип исемләнгән чара үткәрде.
1 июня в Международный день защиты детей Тат-Тумбарлинская сельская библиотека совместно с сельским Домом культуры провели праздник "Күңелле балачак" ("Счастливое детство").

Бәйрам үтәсе мәйданчык флажоклар белән уратып алынды, шарлар эленде. Соклар, баллы ризыклар белән балаларга өстәл әзерләнде. Килгән балалар күңелле музыка астында  асфалтька рәсем ясый тордылар. Бәйрәмне 3 сыйныф укучысы Алсу Гараева "Улыбка" җыры белән башлап җибәрде.
Мәдәният йорты директоры Регина Альфредовна балаларны бәйрәм белән котлады һәм теләкләр теләп, шарларны һавага очырырга тәкъдим итте. Китапханә мөдире Эльвира Хакимовна табышмаклар конкурсы үткәрде.
Бәйрәм кече сабантуй формасында дәвам итте. Балалар атларда узыштылар,кашыка йомырка салып йөгерделәр, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм күмәк биюләр һәм истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.

Балачак

Балачак

Балачак

Балачак

Балачак

Балачак

Балачак

Балачак

Балачак

Балачак

Балачак

Балачак

Балачак

Нравится