Экологик дәрес * “Туган ягым-яшел бишек” * Экологический урок

Создано 11.08.2014 17:31

29 июль көнне Муртаза авылы китапханәсендә 4-8 классларда укучы балалар белән экологик дәрес үткәрелде. Дәреснең төп максаты булып экологик белемнәрне тарату һәм яшь буында табигый байлыкларга, әйләнә-тирәлеккә җаваплы караш тәрбияләү торды.
Табигать - Анабызны ни дәрәҗәдә саклыйбыз соң без? Кадерен беләбезме без аның? Шушы сорауларга  җавап эзләдек, бергәләп  катлаулы мәсьәләләрне чиштек. Чишмәләргә юл өзелмәсен.


Балаларның күңелләрендә зур тәэсир калдыра  торган чара булып калсын иде.
Дәрестән соң балалар  гөрләшеп чәй эчтеләр.
Дәресебезнең исеме-“Туган ягым-яшел бишек” дип атала һәм “Кешеләр, саклагыз җиребезне!” дигән девиз астында үтте. Китап-күргәзмәсе ясалды.

Латыпова Ильзия, библиотекарь Муртазинской сельской библиотеки.

tugan avyl 04

 

tugan avyl 05

 

tugan avyl 03

 

tugan avyl 02

tugan avyl 01

 

 

Нравится