«Кәламне корал итеп» - әдәби кичә * Литературный вечер "Перо стало оружием"

Создано 26.02.2014 22:22

Бүгенге буын яшьләрен илебезнең  данлы үткәне,  туган иле, туган җире өчен гомерләрен дә кызганмаган фронтовик әдипләребезгә карата горурлану, аларның тормышлары һәм ялкынлы иҗат юллары турында магълүмат  бирү максаты белән 25 нче февраль көнне 1 нче шәһәр  китапханәсе «Кәламне корал итеп» дип аталган әдәби кичә үткәрде.  Кичәгә 1нче номерлы мәктәп балалары чакырылган иде (укытучы Д.М. Лотфуллина).
25 февраля в Городской библиотеке филилал №1 был проведен музыкальный вечер «Кәламне корал итеп» - "Перо стало оружием".

Кичәне китапханә мөдире  В.Г. Гафиятова алып барды.   Укучы балалар Муса Җәлилнең, Абдулла Алишның, Фәтих Кәримнең, якташ шагыребез Сириннең шигыйрьләрен укыдылар. “Сезнең иҗат - үзе батырлык “ дигән китап киштәсе оештырылды һәм күзәтү үткәрелде. Шулай ук «Кәламне  корал итеп» дигән слайд презентация  күрсәтелде.

kalamkoral-01

 

kalamkoral-02

 

kalamkoral-03

 

kalamkoral-04

Нравится