Литуратурно-музыкальный вечер * "Туган җирдә һәр тал җырлый" * Әдәби-музыкаль кичә

2014 год объявлен Годом культуры, этому событию было приурочено мероприятие, проведенное 26 февраля отделом национальной литературы и искусства Центральной библиотеки, литуратурно-музыкальный вечер "Туган җирдә һәр тал җырлый", посвященный творчеству земляков, поэтов и композиторов - уроженцев Бавлинского района.
Быел 2014 ел Россия Федерациясендә мәдәният елы дип игълан ителде. Шул уңайдан 26 февраль көнне узәк китапханадә туган  ягыбызның күренекле шәхесләренә багышланган “Туган якта һәр тал җырлый” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә оештырылды.

На вечере прозвучали стихи Фаниса Яруллина, Рашита Ахметзянова, местного поэта Хамиды Идиятуллиной, песни на их стихи и музыку композиторов Ганса Сайфуллина, Виля Усманова. Их исполнили Флера Хасанова, Миргалиян Фахриев, Сагыйт Ахметзянов (племяник знаменитого поэта Рашита Ахметзянова), Сажида Ахметзянова, Гульнара Абдуллина, Зайтун Муллаянов, Габдулла Нургалиев.
Вели вечер работники отдела национальной литературы и искусства центральной библиотеке МБУ ЦБС Зухра Мингалимова и Рамзия Шарипзянова. Сценарий был составлен заведующией отделом Гулией Шамсутдиновой.

Быел 2014 ел Россия Федерациясендә мәдәният елы дип игълан ителде. Шул уңайдан 26 февраль көнне үзәк китапханәнең милли әдәбият һәм сәнгать бүлегендә  туган  ягыбызның горурлыгы булган, аның абруен күтәрүдә үзләреннән зур өлеш керткән күренекле шәхесләребезгә, аларның иҗатына багышланган “Туган якта һәр тал җырлый” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды..
Кичә уздырылган залның ямьле һәм оста бизәлеше тамашачыларның куңеленә бәйрәм хисе өстәде. Килгән кунакларның игътибарына “Жемчужины родного края * Туган якның рухи җәүһәрләре” дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Кичә барышында якташ язучы, Татарстанның Муса Җәлил, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллин, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрь Рәшит Әхмәтҗановның, Баулы җирлеге шагыйрәсе Хәмидә Идиатуллина һәм Сәгыйт Әхмәтҗановның шигырьләре укылды. Татарлар яшәгән бөтен төбәкләргә билгеле гармунчы, композитор, Татарстанның халык артисты Ганс Сайфуллинның һәм Татарстанның атказанган артисты, җырчы-композитор Вил Усмановның җырлары яңгырады. Кичәдә Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты хезмәткәрләре: Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Сажидә Әхмәтҗанова, җырчы Гөлнара Абдуллина, баянчы Зәйтүн Муллаянов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Баулы татар халык театрының баш режисеры Миргалиян Фәхриев, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре гармунчы Зәкинур Шәймәрданов оештырган “Тальян гармунчылар” ансамбле гармунчысы Габдулла Нургалиев, Баулы 3 нче номерлы урта мәктәбенең китапханәчесе Флера Хәсәнова катнашты.
Бәйрәм кичәсе барлык килгән кунакларның күңелендә җылы хисләр калдырды. Алар бүгенге кичәне оештырган барлык китапханә хезмәткәрләренә рәхмәтләрен белдерделәр.

tuganjirda-02


tuganjirda-01


tuganjirda-03

 

tuganjirda-03

 

tuganjirda-04

 

tuganjirda-05

 

tuganjirda-06

 

tuganjirda-07

 

tuganjirda-08

 

tuganjirda-09

 

tuganjirda-10

 

tuganjirda-11

 

 

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан