Встреча с писательницей Зифой Кадыровой * “Бәхеткә юл кайдан?” * Язучы Зифа Кадырова белән очрашу

19 марта 2014 года в отделе национальной литературы и искусства Центрально библиотеки состоялась встреча с писательницей Зифой Кадыровой.
19 мартта Баулы районы Үзәк китапханә хезмәткәрләренең чакыруы буенча, ерак араларны якын итеп, Зифа ханым үзенең укучылары, китап, әдәбият сөючеләр белән очрашуга килде.

Зифа Кадырова - автор четырех книг - "Сагынырсын - мин булмам" ("Соскучишься, но меня уже не будет" - книга “Сумбуль” на русском языке), "Котеп узган гомер" ("Жизнь, прожитая в ожиданиях"), "Язмыш сынавы" ("Испытания судьбы"). «Бәхеткә юл кайдан?” (“Где дорога к счастью).
Зифа Кадырова родилась в Башкирии 7 октября 1958 года. В 1978 году перебралась из Башкирии в Татарстан в город Набережные Челны. Начала работать маляром на стройке. В годы перестройки оказалась без работы, только в 1997-м устроилась кондуктором, последние годы трудится в частной строительной компании. Семья: муж (умер в 2013г.), сын и дочь.
Творчеством Зифа Кадырова начала заниматься в пятьдесят лет, не имея никакого отношения к литературе. Но за пять лет умудрилась создать четыре конкурентоспособных повести. Сюжеты ее книг настолько интересны, что рассказы читаются на одном дыхании. Книги Зифы Кадыровой – это прорыв в жанре женского романа на татарском языке. Она пишет о любви и верности, ценностях, остающихся неизменными в любую эпоху
На встрече люди задавали автору книг вопросы. Зифа Кадырова ответила на все вопросы, касающиеся и своей творческой деятельности, и личной жизни, выразила благодарность читателям и организаторам встречи. Все желающие смогли купить с автографом ее книги.

Чылтырап аккан тау чишмәләренә, куе урманнарга бай, гүзәл табигатьле Башкортстан Республикасында туып үскән татар кызы Зифа Кадырова үзенең “Сагынырсың — мин булмам” (“Сумбуль” рус телендә), “Язмыш сынавы”, “Көтеп узган гомер”, “Бәхеткә юл кайдан?” китаплары аша укучылар мәхәббәтен яулап, татар әдәбиятына язгы ташкын кебек килеп керде. Һәркемгә таныш хис-тойгыларны үзәкләрне өзәрлек итеп тасвирлап, бик күпләрне үзенә әсир итте ул.
Әсәрләрендә тормышның кайсы гына өлкәсенә кагылмый Зифа ханым: яшьләр, гаилә, ата-ана һәм балалар мөнәсәбәтләре, ялгызлык ачысы... Китап укучыларның кайберләре геройлар язмышын үзенеке белән тәңгәл китереп күз яше түксә, икенчеләр әсәрләр аша гыйбрәт һәм сабак алгандыр.
Зифа Кадырова китаплапры аша китапханә юлын күптән оныткан бик күпләр яңадан китапханә ишеген ачып керделәр һәм китап укучылар санын бермә-бер арттырдылар.
Һәм менә ниһаят Баулы үзәк китапханәсенең милли әдәбият һәм сәнгать бүлегендә язучы Зифа Кадыйрова белән китап сөючеләребезнең күптән көткән очрашу кичәсе узды.
19 мартта Баулы районы үзәк китапханә хезмәткәрләренең чакыруы буенча, ерак араларны якын итеп, Зифа ханым үзенең укучылары, китап, әдәбият сөючеләр белән очрашуга килде.
Кичәне Баулы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Л.Р.Фәхриева ачып җибәрде һәм авторга чәчәкләр бүләк итте.
Зифа ханым үзенең тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде, тамашачыларның бик күп сорауларына җавап бирде. Очрашуны милли әдәбият һәм сәнгать бүлеге хезмәткәре Шәрипҗанова Р.Д. алып барды. Кичә барышында залда утыручылар арасыннан рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясадылар, чәчәкләр бүләк иттеләр. Бик күпләр язучының автограф белән китапларын сатып алдылар.




zifakadyrova-01

zifakadyrova-01

zifakadyrova-01

zifakadyrova-01

zifakadyrova-01

zifakadyrova-01

zifakadyrova-01

zifakadyrova-01

zifakadyrova-01

 

zifakadyrova-10

zifakadyrova-01

zifakadyrova-01

zifakadyrova-01

zifa kadyrova afisha

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан