«Нәүрүз мөбәрәк булсын!”

Создано 27.03.2014 14:30

27 марта в Городской библиотеке филиал №1 вместе с членами клуба “Здравушка” отметили праздник “Навруз”.
Ач ишегең , керәбез,
Нәүрүз әйтә киләбез,
Хәер-дога кылабыз,
Аш – сый көтеп торабыз,
Нәүрүз мөбәрәкбад!

Нәүрүз көн белән төн  тигезләшкән чорга -21-22 мартка туры килгән. Нәүрүз бәйрәме ике атнага сузылган.  Көн белән төн  тоташкан, тигезләшкән көнне кешеләр бер-берсенә ягымлы, игътибарлы  булганнар,  бәхет–шатлык, тәннәренә сихәт, күңелләренә игелек нуры иңеүн теләгәннәр.27 март көнне, 1нче номерлы шәһәр китапханәсендә, “Здравушка” клубы членнары белән Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Кичәне китапханә мөдире В. Г. Гафиятова алып барды. Ул Нәүрүз бәйрәме тарихын сөйләп , кунакларны  китапханә эшчеләре исеменнән бәйрәм белән котлады, яз турында табышмаклар әйтеп, кем тапкыррак икәнен сынады, бәйрәмгә Нәүрүзбикәне чакырды. Нәүрүзбикә такмак әйтә-әйтә кунакларны котлады, яңа елда уңышлар, муллык, күктән яңгыр, кояштан җылылык теләде... Ул да кунакларның тапкырлыкларын мәкаль-табышмакларын әйтеп сынады. Кичәдә 1нче мәктәп укучылары А.Халиуллина һәм Л. Миннуллина катнаштылар.
Нәүрүзнең бер өлеше, иң күңеллесе Карга боткасы булган. Килгән кунаклар карга боткасы ашап, күчтәнәчләр белән чәй эчеп, истәлекләр белән бүлешеп, бик күңелле итеп утырдылар. Бәйрәмдә татар халык фольклоры, иҗаты һәм Нәүрүз бәйрәме турында китаплар тәкъдим ителде.

 

Нравится