Балалар китабы атналыгы * Неделя детской книги в Исергаповской сельской библиотеке

Создано 15.04.2014 11:02

На прошлой неделе в Исергаповской сельской библиотеке прошла Неделя Детской книги. В рамках Недели прошло много мероприятий для детей, среди них экскурсия для дошкольников, викторина по сказкамдля младших школьников “Жили-были…”, мероприятие ко Дню космонавтики, викторина по сказкам Андерсена, итоговое мероприятие.

Узган атнада Исергәп авыл китапханәсендә балалар китабы атналыгы булып узды.  Атналык дәвамында кече яшьтәге мәктәп балалары өчен “Яшәгән, ди, булган, ди” исеме астында әкиятләр буенча викторина үткәрелде.  Г.Х Андерсен әкиятләре буенча балалар иртәсе үтте. 10-14 яшьтәге укучылар өчен “Чиксез галәм киңлекләрендә” исемендә космонавтикага багышланган чара үтте. 

8 нче апрель көнне, Балалар китабы атналыгына багышлап, китапханәдә,  башлангыч сыйныфлар өчен “Яшәгән, ди ,булган,ди” исеме астында әкиятләр  буенча викторина үтте. Викторинаның беренче туры- “Кайсы әкияттән?” дип аталды. Укылган өзек буенча әкиятне белергә кирәк иде. Икенче туры- “Кем тизрәк?” дип атала.Әкиятләр буенча сорауларга  кем тизрәк җавап бирә. Өченче тур- “Әкият геройларының исемнәрен беләсезме?” дип аталды. Соңыннан  китапханәче китаплар күргәзмәсенә күзәтү ясады.

yashagandi-01 

yashagandi-02 

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар китапханәгә экскурсия ясадылар. Яңа китаплар белән таныштылар, кычкырып уку оештырылды. 

 balakailar-01

 balakailar-02

 balakailar-03

 balakailar-04

 balakailar-05

 balakailar-06

 

Балалар китабы атналыгы кысаларында, 10 нчы апрель көнне косманавтикага багышланган чара үтте.  Актив катнашулары, дөрес җаваплары буенча урыннарны 7 нче сыйныфлар бүлеште. 1 нче урында - Зарипов Ильяс, 2 нче урында - Давлетов Илдан, 3 нче урында- Хальфеев Илнар булды.

kosmos-01

kosmos-02

 

11 нче апрель көнне Г.Х.Андерсен әкиятләре буенча викторина үтте. Китапханәче язучының тормыш юлы беләе таныштырды, иҗаты буенча төзелгән куитап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Балалар Андерсен иҗатын белән бик яхшы таныш булуларын исбатладылар. Очколар буенча урыннар билгеләдек. 1 урын- Талипова Гүзәл, 2 урын - Хабибуллина Лилиана, 3 урында- Корчагин Данил. Бик аз гына җиңүчеләрдән калышучы Харунов Динар(4 нче сыйныф), Галиев Адель (2 нче сыйныф) булдылар.

andersen-01

andersen-02

andersen-03

Атна ахырында атналыкка йомгак ясалды, җиңүчеләр бүләнләнде. Елдагыча китап атналыгы йомгакларында иң күп китап укучылар билгәләнде. Болар: 1 урын- Гибадуллина Камилла (2 нче сыйныф), 2 нче урын - Тухтаева Фируза (1 нче сыйныф), 3 нче урын- Галиев Адель (2 нче сыйныф). Иң күп китап укыган сыйныф дип, 4 нче сыйныф табылды.

 

Нравится