"Халык хәтерен китап саклар"

Создано 18.04.2014 09:55

15 апреля в Городской библиотеке филиал №1 в рамках Неледи родного языка “Сагыш моңым таратучы назлы тел” состоялась обзор-экскурсия "Халык хәтерен китап саклар" ("Память народа сохранят книги"). На мероприятие были приглашены члены клуба "Здравушка". 

 Бөек шагыйребез  Г. Тукай: “Халык зур ул, көчле ул, бөек ул, шагыйрь ул, әдип ул” -  дигән. Күп гасырлар дәвамында тупланып килгән гүзәл  энҗе бөртекләре әдипнең алтын сүзләрен раслый.  Газиз туган тел үзенең яшерен хәзинәләрен, байлыкларын ача. Хәзерге елларда татар халык иҗатына игътибар зур. 15 апрельдә 1нче номерлы китапханәдә “Сагыш моңым таратучы назлы тел” дип аталган туган тел атналыгы кыйсаларында   “Халык  хәтерен китап саклар” дигән экскурция-күзәтү булды. Экскурция-күзәтүгә  "Здравушка" клубы членнары һәм китап укучылар чакырылган иде. 

Экскурция-күзәтү 12 томлы “Татар халык ижаты” һәм “Энҗе чәчтем – энҗе җыям”  дигән җыентыкларны ачты, һәм   берничә тукталыштан торды.

1 нче тукталыш: Нәрсә ул   фольлор , кем аларны җыя, туплый?

2 нче тукталыш:  Мәкальләр, әйтемнәр табышмаклар.

3нче тукталыш: Мифлар , риваятлар легендалар.

4нче тукталыш : Ырымнар,  йолалар, әкиятләр.  Шулай ук кыска җырларга , бишек җырларына да туктадык. Бергәләп кайбер җырларны  җырлап искә төшердек. 

Экскурция-күзәтү “ Энҗе чәчтем – энҗе җыям”   - дигән китап күргәзмәсе янында барды. Экскурция-күзәтүне  1нче номерлы китапханә мөдире В. Г. Гафиятова алып барды.

tugantel-01

 

tugantel-02

Нравится