Праздник сказок * “Әкиятле балачак” * Әкият бәйрәме

16 апреля в Городской библиотеке филилал №1 в рамках Недели родного языка провели  праздник сказок “Әкиятле балачак“ (“Детство со сказкой”) для детей начальных классов школы №1.

Балаларны әкиятләр, мәкальләр, әйтемнәр һәм табышмаклар аркылы халкыбызның иҗаты белән таныштыру, халкыбыз иҗатына яхшы мөнәсәбәт тәрбияләү максаты белән, 16 апрельдә 1 нче номерлы китапханәдә туган тел атналыгы кыйсаларында “Әкиятле балачак“ дигән әкият бәйрәме булды. Бәйрәмгә 1 нче номерлы мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары чакырылган иде.

Бәйрәм “Туган тел“ турында мультфильм белән башланды. Әкиятче әби (В.Г Гафиятова) балаларны әкият дөньясына алып кереп китте. Әкиятче әбинең оныгы (Э.Камалетдинова 5кл) балаларны зирәклектә әкиятләрдән юллар әйтеп сынап карады. Укучылар ул юлларны кайсы әкияттән икәнен бик тиз әйтеп бирделәр. Әкиятче әбинең әкият геройлары да бәйрәмгә килгән иделәр. Алар “Терем-теремкәй” дигән әкият күрсәттеләр. Теремкәй гади генә түгел, ә могҗизалы иде. Анда татар халкының иҗатын белүчеләр генә керә алдылар. Тычкан (А. Ибраева  5 кл.) 

Г. Тукайның “Туган тел” шигырен сөйләде, Г.Тукайның  Күбәләге (А.Халиуллина 5 кл.) туган тел турында мәкальләр әйтте, А.Алишның “Койрыклар” әкиятендәге төлке (Р. Набиев 5 кл.) татарча матур итеп биеде, ә А.Алишның сертотмас үрдәге (А. Валиуллина 5 кл.) татар халкының “өчле” уенын уйнатты. Тик Г.Тукайның Шүрәлесе (А. Хисматуллин 5 кл.) генә берни белмәде. Ләкин геройлар аны татар халык иҗатын өйрәнү шарты белән теремкәйгә керттеләр. Балалар Г. Тукайның мультфильм әкиятләре карадылар. “Сагыш моңым таратучы назлы тел“ дигән китап күргәзмәсе оештырылган иде. Укучылар бик ызыксынып андагы китаплар белән таныштылар.

akiyat-01

 

Әкият бәйрәме

Әкият бәйрәме

Әкият бәйрәме

Әкият бәйрәме

Әкият бәйрәме

Әкият бәйрәме

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан