“Күңелемдә шигъри наз”: үзешчән шагыйрь Сәгыйть Әхмәтҗанов белән очрашу

Создано 18.04.2014 11:22

17 апреля в рамках Недели татарского языка в городской библиотеке №1 была организована встреча с местным поэтом Сагитом Ахметзяновым. На литературно-музыкальный вечер были приглашены учащиеся старших классов школы №1, члены клуба ЗОЖ “Здравушка” и др. читатели библиотеки.

Һәр төбәкнең үзенең күренекле шәхесләре була. Алар турында горурланып сөйләнелә, кылган гамәлләре хөрмәтләнә, яшь буынны да шулар үрнәгендә тәрбияләү максаты куела. Укучыларыбыз  туган җиребездә туып үскән каләм әһелләренең иҗатын белергә омтыла. 17 апрельдә 1нче номерлы китапханәдә туган төбәгебезнең үзешчән шагыйре Сәгыйть Әхмәтҗанов белән “Күңелемдә шигъри наз” дип аталган әдәби-музыкаль кичә оештырылды.

Очрашуга Сәгыйтьнең тормыш иптәше Рәмзия, дуслары һәм Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты артистлары килде. С. Әхмәтҗанов үзенең шигыйрьләрен укыды, Г. Тукайның “Туган авылым”, В. Высоцкийның үзе тәрҗемә иткән “Дус турында җырын” башкарды. С. Әхмәтҗановның сүзләренә язылган “Баулылар”, “Күмерләр” җырлары С. Әхмәтҗанова тарафыннан башкарылды, З. Муллаянов башкаруында“Сандугач керде күңелгә” җыры белән Рәшит Әхмәтҗановта искә алынды.

С. Әхмәтҗановның “Яшьлекне сагыну” җырын Сәгыйтнең яшьлек дусты , үзешчән композитор Ч.Канипов җырлады.

Кичәдә “Матурлык дөньясында” дигән күргәзмә эшләде. Анда С. Әхмәтҗановның тормыш иптәше Рәмзиянең, кызлары Әлфиянең һәм Баулы сәнгать мәктәбе укучылары тарафыннан ясалган картиналар, портретлар, балчык сыннар куелды. “Күңелемдә шигъри наз” һәм “Тукайның моңлы дөньясы” исемле китап күргәзмәләре оештырылды. 

Әдәби-музыкаль кичәне 1 номерлы китапханә мөдире В. Г. Гафиятова алып барды. Кичә тамашачыларда яхшы тәэсир калдырды.

Сәгыйт Әхмәтҗәнов

 

sagitahmetzyanov

 

sagitahmetzyanov

 

sagitahmetzyanov

 

sagitahmetzyanov

 

sagitahmetzyanov

 

sagitahmetzyanov

 

sagitahmetzyanov

sagitahmetzyanov

 

Нравится