“Тукай - татар шигъриятендә җидегән йолдыз”: Үзәк китапханәдә "Тукай көне"

Һәр ел саен салкын кышлар үтеп, язлар җиткәч без халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтәбез. 2004 елда Татарстан Республикасының беренче президенты Минтимер Шәймиевның карары нигезендә. 26 апрель Республикада «туган тел» көне буларак та билгеләп үтелә башлады.
24 апрель көнне Баулы үзәк китапханәсенең милли әдәбият һәм сәнгать бүлеге “Туган тел” җыры, Габдулла Тукай шигырьләре һәм балаларның шат тавышлары белән гөрләп торды. Китапханәдә “Тукай көне” узды.


Һәр халыкның, һәр милләтнең йөзек кашы булырдай гүзәл шәхесләре, олы талантлары, бөтен кешелек дөньясы тарихында тирән эз калдырган затлары була. Татар халкыны бөек шагыйре Габдулла Тукай һичшиксез, әнә шундый олы шәхесләрнең берсе.
“И туган тел, и матур тел
Әткәм-әнкәмнең теле......”-дип язган бөек Тукаебыз.
Шагыйрьнең 100 ел элек язган бу шигыре тиз арада бөтен халык күңелен яулады, аны көйгә салдылар. "Туган тел" җыры милләтебезнең гимнына әверелеп, бөтен ил буйлап яңгырады. Җыр окопларда, концлагерьларда, төрмәләрдә безнең татар кешесенең йөрәк зарына кушылып, моң белән күңелләрен юатты, тарихның шәфкатьсез зил-зиләләреннән исән-имин чыгарга юл күрсәтте.

Бәйрәмдә Баулы шәһәренең 3нче номерлы урта мәктәбе һәм татар гимназиясе укучылары һәм укытучылары катнашты. Шагыйрьгә багышланган чаралар 11.00, 12.00 һәм 13.00 сәгатьләрдә узды. Әлеге чараларда балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, шигырьләрен тыңладылар, әдәби викторинада катнаштылар, яттан Тукайның шигырьләрен сөйләделәр. Шагыйрьнең әкиятләре буенча ясалган мультфильмнар карау да балаларның күңеленә бик хуш килде. Әлеге чараларда барлыгы 67 бала катнашты.
Шагыйрь калдырган иҗат мирасы татар халкының горурлыгы. Тукайны зурлау, аның бөеклеген буыннардан буыннарга җиткереп бару безнең изге бурычыбыз.

tukai2014

tukai2014

tukai2014

tukai2014

tukaii2014-05

tukai2014

tukai2014

tukai2014

tukaii2014-09

tukaii2014-10

tukai2014

tukai2014

tukai2014

tukai2014

tukai2014

 

tukaii2014-16

 

tukaii2014-17

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан