"Әбиемнең күңел сандыгы" исемле фольклор кичә

Күп еллар буе Татар Кандызы  балалар бакчасында эшләү дәверендә татар балалары белән телебезне, милли йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне саклап калу йөзеннән татар телле балалар белән нинди генә чаралар уздырмадык. Туган тел атналыгы, шигырь һәм рәсем конкурслары, милли бәйрәмнәр: «Нәүрүз», «Сабантуй», «Карга боткасы», «Гаилә бәйрәме”һ.б. Быел исә, балаларны татар халкының декоратив гамәли сәнгате төрләре белән таныштыру йөзеннән клуб хезмәткәрләре,авыл китапханәсе белән берлектә балалар бакчасында «Әбиемнең серле сандыгы» исемле фольклор кичә үткәрдек.

Кичәгә кунак булып килгән татар әбисе белән татар егете кичәне тагында җанландырып җибәрде.  Балалар белән алдан санамышлар, кызыклы шигырьләр, әйтемнәр, тизәйткечләр, мәкальләр, такмазалар өйрәндек. «Чума үрдәк , чума каз», «Челтәр элдем читәнгә»,”Без,без идек” ,”Йөзек салыш”,”Түбәтәй”җырлы-биюле уеннары кунакларның күңеленә бигрәк тә хуш килде. Кунакка килгән әбинең сандыгында безнең буынга кадәр сакланып килгән”Корьән” китабы, халкыбызның күңел җәүһәрләре: көмеш бизәнү әйберләре (алкалар, йөзекләр, төймәләр, беләзекләр); милли кием үрнәкләре (түбәтәй, калфак, камзул, читек, күлмәк), чиккән сөлгеләр, кульяулыклар, ашьяулыклар, чабаталар бар иде.

Балаларның  чыгышын карарга килгән әбиләр, әниләр, балаларның саф татарча аралашуларына, сөйләгән шигырьләренә, җырлаган җырларына сокланып утырдылар.

Бәйрәм мохитен булдырырга залның зәвыклы бизәлеше дә ярдәм итте.

Бәйрәмебезнең ахырында  районда  үткән «Безнең җырчы» конкурсында катнашып финалга үтеп лауреат исеме алган Айрат Хусаинов  чыгыш ясады. Аның башкаруындагы «Әнкәмнең догалары» җыры беребезне дә битараф калдырмады, барыбызның да күңелләре йомшарды,балаларда кушылып җырладылар. Әти, әни, әбиләребез арасында шундый иҗади шәхесләр булуына сөендек.Үткән бәйрәм балаларда кызыксыну, горурлык, туган телгә мәхәббәт хисләре тудырды.

Мондый бәйрәмнәр безнең бакчада балаларның кәефен күтәрү, сөйләм телен үстерү, зиһенен арттыру өчен үткәрелә.

Кашапова Роза 

abiemsandygy1

 

abiemsandygy2

 

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан