Шәйһи Маннурга багышланган кичә-портрет = Вечер-портрет писателя Шайхи Маннура

Создано 24.01.2015 23:59

Исергәп авыл китапханәсендә, 22 гыйнвар көнне, “Хәзинә” клубының 2015 елда беренче кичәсе үтте. “Әдипнең күңел бакчасы” дип исемләнгән кичә-портрет Шәйһи Маннурның тууына 110 ел тулуга багышланган иде.

22 января в Исергаповской сельской библиотеке состоялось первое в 2015 году заседание клуба “Хәзинә”. Прошел вечер-портрет Шайхи Маннура, посвященный  его 110-летию со дня рождения.

Китапханәче Миләүшә Йосыпова язучының биографиясе белән таныштырып китте. Әдип 1949 елларда Баулы якларында булып, нефтьчеләр тормышын өйрәнгән. Безнең авылыбыз белән якыннан танышып, “ Авыл киче   “ дип исемләнгән шигырен язган. ”Ямьле Исергәп буйлары, ямьле, тәмле шул Исергәп сулары...” дип эпиграфын куйган. Авылыбызның матур табигатен, заманында тирә-якта дан тоткан алма бакчасы, анда эшләүчеләр турында язган ул шигырендә. Катнашучылар Наилә Шәйдуллинаның шәхси китапханәсеннән шул шигырь белән таныштылар. Кызганыч, китапханәләр фондында ул шигырь сакланмаган. Кичәбезнең максаты - әсәрләре аша язучының портретын күзаллау иде. Поэзия өлкәсендәге иҗаты белән С.Шәрәкова таныштырды. Балалар әдәбияты өлкәсендәге хезмәтләренә китапханәче М.Юсупова күзәтү ясады.
Н.Шәйдуллина әдипнең “Чын сөю бармы?” әсәре буенча фикер алышуга чакырды. Кичә чәй табыны белән төгәлләнде.


Библиотекарь Миляуша Юсупова познакомила собравшихся с биографией писателя. В 1949 году он побывал в Бавлинских краях, изучал с жизнью нефтяников. Познакомившись близко с нашим селом Исергапово, написал стихотворение “Авыл киче...” (“Вечер в деревне”), в котором описал красоту природы, яблоневый сад, когда-то славившийся на всю округу, людей трудившихся там. С этим стихотворением познакомила присутсвующих член клуба Наиля Шайдуллина, прочитав его по личной книге. К сожалению, в фонде библиотеки это стихотворение не сохранилось. Целью вечера было - предствить писателя через его произведения. С его поэзией познакомила С.Шаракова. С книгами для детей библиотекарь Миляуша Юсупова.

shmannur

shmannur

shmannur

 

Маннур Ш. Авыл киче //Татар совет поэзиясе / төзүчеләре С. Хәким, А. Гумеров .— Казан, 1952 .— Б. 161-163.

Шәйһи Маннур

Авыл киче

Ямьле Исергәп буйлары,
Ямьле, тәмле шул Исергәп сулары...

Шулай җырлап уйный кызлар
Авыл очында кичен.
Көр тавышлы бу саф моңнар
Тибрәтә йөрәк хисен.

Ә Исергәп — бик якында,
Калгый ярларны күмеп.
Аның тып-тын суларында
Көч кайный яшеренеп.

Уң ягында зур тау аның —
«Кызыл тау" диләр аны.
Диләр дә бит...
Хәзер тауның
Күренми кызыллары.

Яшь агачлар каплый аны,
Итәгендә — чиялек.
Чия чәчәк койган чагы:
Җир — кар яуган диярлек.

Сул ягында — яшел бакча,
Мен алмагач чәчәктә!
Хуш ис сибелә бөтен якка,
Күңел исерә рәхәттә!

Сугара җиләк-җимешне,
Тәмле Исергәп суы...
Башлап җибәргән бу эшне
Миңлебай бабай кулы.

Ә малае — фән китергән,
Мичурин фәнен монда.
Яшьлек кайный ул үстергән
Алмалар алсуында!

Кичен бабай өйгә китә:
Малик кала уенда.
Яшь галимне кызлар көтә,
Шул бакчалар буенда.

Онтыла, ул килсә, уен,
Тынлап туймыйлар аны:
Сөйли ул үзгәртү юлын
Табигатьне, дөньяны;

Фән белән кеше көченең
Нәрсәләр бирәчәген,
Иртәгә җирдә кешенең
Ниләр үстерәчәген.

Мен сораулар ява аңар,
"Һай, булмас бу эш!-— диләр...
Ә иртәсен инде алар
Ул әйткәнчә эшлиләр.


Шундый егет Малик безнең —
Бакчалар, гөлләр дусы.
Халык өчен биргән үзен —
Иң мактаулы шунысы!


Кояш баткан...
Эңгер килә.
Салкын төшә чак кына.
Су өстеннән алсу шәүлә,
Сүрелеп, юкка чыга...


Кабына утлар кинәттән
Тын Исергәп буенда.
Агыла шатлык йөрәктән
Эштә,
Кичке уенда!

Үсә Исергәп буенда
Колхоз алмагачлары.
Алмагачларына басып,
Сайрый сандугачлары -
Ерактан якты күренә
Безнең колхоз утлары.

Килде безгә, өебезгә
Ленин бабай кушканы...-
Шулай хәзер Ашытта да,
Зәй, Ышъя буенда да,
 
Чирмешәндә дә, Ыкта да
Һәм Казан суында да.
Татарстан авылларын
Яшел бакчалар каплый,
Һәм тын кичләрендә аның
Ил һич утлары балкый!


 

 

 

Нравится