“Котлы булсын Нәүрүз бәйрәме!”
- Подробности
- Создано 25.03.2015 16:22
Нәүрүз ул - Яңа ел, яңа көн дигәнне аңлата. 21 март – яз фасылының көн белән төн тигезләшкән көне. Бу табигатьтә чын яз башланган көн.
23 март көнне, 1нче номерлы шәһәр китапханәсендә, “Здравушка” клубы членнары белән Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Китапхәнәчеләр Нәүрүз бәйрәменең тарихын сөйләп, кунакларны бәйрәм белән котладылар, яз турында шигыри юллар яңгыраттылар. Бәйрәмгә көн белән төн килделәр. Нәүрүзбикә кунакларны котлап, яңа елда уңышлар, муллык, күктән яңгыр, кояштан җылылык теләде...
Кичәдә Ралина һәм Дарина Валитовалар катнаштылар, алар шигырләр сөйләделәр һәм “Әбием” җырын башкардылар.
Нәүрүз бәйрәмендә бер өлеше, иң күңеллесе Карга боткасы булган. Китапханәчеләр дә карга боткасы әзерләп куйганнар иде. Килгән кунаклар карга боткасы ашап, күчтәнәчләр белән чәй эчеп, истәлекләр белән бүлешеп, бик күңелле итеп утырдылар.
Присутствовало: 20 человек. Выдано: 11 экз. книг.