Татар Томбарлы авылы китапханәсендә "Китаплар хастәханәсе"

Татар Томбарлы авыл китапханәсенең балалар почмагында "Китаплар хастәханәсе" барлыкка килде. Каникул көннәрендә китапханәгә килгән балалар бик теләп авыру китапларны дәваладылар. 25 нче март көнне китапханәгә килгән 2 нче сыйныф укчылары да үзләре яратып укый торган китапларны дәваладылар. Китапханә хастәханәсендә китап докторы булу аларга бик ошады.

Китапларга сакчыл караш, пөхтәлек, җаваплылык тәрбияләү максатыннан, Эльвира Хәкимовна укучыларга китаплар да иъгтибарга, тәрбиягә мохтаҗ  икәнен аңлатты, китапны яратырга, саклап һәм кадерләп тотарга киңәш бирде. Чарада 6 укчы катнашты, 8 китап бирелде.

Китапханә мөдире: Эльвира Хәкимовна.

 

 

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан