Татар Томбарлыда Балалар китабы атналыгы

2015 нче елның 28 нче марттан 4 нче апрельгә кәдәр Татар Томбарлы китапханәсендә Балалар китабы атналыгы узды. Китап бәйрәме уңаеннан китапханәдә юбиляр китапларга күргәзмә ясалды, китап турында мәкальләр язып эленде, китапханә бәйрәмчә бизәлде. Атналыкны китапханәче сыйныф җитәкчеләре белән бергәлектә оештырды.

"Яшә китап" дип исемләнгән чарада, 2 сыйныф укучылары катнаштылар, алар китапханә хастәханәсендә авыру китаплар дәвалау белән шөгелләнделәр.

"Китаплар кайда яши" чарасы мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен оештырылды. "Милүәүшә" балалар бакчасының зурлар төркеме тәрбияче Руфина Файзуллина белән китапханәгә экскурсиягә килделәр. Кечкенә кунаклар китапханәдәге балалар почмагы белән таныштылар: зоопаркта булдылар, нәниләр өчен китапларның кайда урнашканын белделәр. Китапханә мөдире Эльвира Хәкимовна балаларга китапның да туган көне, яши торган урыны бар икәнен аңлатты, балалар язучылары турында сөйләде, аларның китаплары белән таныштырды.

5-6 сыйныф укучылары белән "Информация көне" уздырылды.Чарага килгән укучылар сүзлекләр белән эшләделәр. Эльвира Хәкимовна укучыларны китапханәдә булган сүзлекләр белән таныштырды, аларны ничек куллану кагыйдәләрен аңлатты. Алдан әзерләнгән биремнәр буенча, укучылар сүзләрнең тәрҗемә иттеләр, сүзләрнең антонимнарын, синоминнарын эзләделәр, мәгънәләрне аңлаттылар. Соңыннан командаларга бүленеп, бирелгән сүздән сүзләр төзеп ярыштылар. Нәтиҗәдә,6 сыйныф малайлары бик актив булып чыкты.

3-4 сыйныф укучылары үзләренең класс җитәкчеләре белән "Китапның үз биографиясе" дигән танып-белү дәресендә катнаштылар. Эльвира Хәкимовна укучыларга балалар китабының тарихын сөйләп үтте, китап турында кызыклы фактлар китерде. Балалар язучысы,бөек әкиятче Г.Х.Андресның биографиясе белән таныштырды, аның китапларына күзәтү ясады. Укучылар чара барышында иҗекләрдән китап турында мәкальләр төзеделәр, табышмакларга җавап бирделәр. Авторлар буенча әйтелгән китапны табу уены балалар күңеленә хуш килде, ярыша-ярыша китап эзләү кызык та, файдалы булды.

Балалар китап атналыгын йомгаклап, китапханә мөдире Эльвира Хәкимовна 6 нчы апрель көнне мәктәп линейкасында чыгыш ясады. Ул чараларда катнашкан барлык укучыларга, укытучыларга рәхмәт әйтте. Район конкурсында катнашкан укучыларга дипломнар тапшырды.Шулай ук китапханә кысаларында үткән "Иң күп китап укучы", "Китапханәнең тугры дусты", "Иң актив укучы"номенацияләрендә җиңгән укучыларга грамоталар тапшырды. Ә 3-4 сыйныф укучылары китапханә тормышында актив каташкан өчен "Рәхмәт хаты" тапшырылды һәм чәй эчәргә баллы күчтәнәчләр бирелде.

Гомүмән китап атналыгы эчтәлекле, матур үтте.Үткәргән барлык чараларның төп максаты: балаларда китапка мәхәббәт тәрбияләү, китап укырга теләк уяту, сакчыллыкка өйрәтү, китап белән бәйле уеннар аша, китап уку белән ныграк кызыксындыру иде.

Эльвира Хәкимовна, Татар Томбарлы авылы китапханәсенең мөдире. 

balalarkitaby15 01

balalarkitaby15 02

м

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан