"Юл билгеләре иленә сәяхәт"

Создано 25.04.2015 22:13

21 нче апрель көнне Татар Томбарлы балалар бакчасының зурлар төркемендә юл кагыйдәләрен өйрәнү максаты белән "Юл билгеләре иленә сәяхәт" дип исемләнгән чара үткәрелде. Чараны балалар бакчасы авыл клубы һәм китапханә хезмәткәрләре ярдәме белән берлектә үткәрде.

Чара барышында балалар убырлы (китапханә мөдире Эльвира Хәкимовна) яшергән юл билгеләрен эзләделәр. Моның өчен, аларга табышмакларга дөрес итеп җавап бирергә кирәк иде. Убырлы сүзе белән машина юлында уйнаган песи (Лола Климина) авариягә эләгеп, аягын авыртыды. Балалар шунда ук песигә ярдәмгә килделәр, аңа юлда уйнарга ярамаганлыгын аңлаттылар, кайсы юл билгесенең нәрсәне аңлатканын өйрәттеләр. Чара ахырына, балаларның зирәклегенә, тапкырлыгына каршы торырга убырлының көче калмады, ул яшергән юл билгеләрен дә, светофорны да бирергә мәҗбүр булды. Балалар матур шигырьләр сөйләделәр, җырладылар,биеделәр. Районнан килгән кунаклар кечкенә юл йөрүчеләргә матур теләкләр теләп, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

pdd-01

pdd-02

pdd-03

pdd-04

Нравится