“Әткәм төсе тыныч көннәрдә”: Хәтер кичәсе

22 нче апрель көнне Кзыл-Яр авылында Фәнис Яруллин музей-йортында, китапханә белән берлектә, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Әткәм төсе тыныч көннәрдә” дигән хәтер кичәсе узды. Аны музей фондын саклаучы И.Х.Салаватова язучының әтисе – Гатаулла абыйның яу кырыннан килгән өчпочмаклы солдат хатларын, шигырьләрен укып һәм эчтәлекле презентация белән бергә бәйләп алып барды. Очрашуга сугыш елы балалары, тыл ветераннары һәм Кызыл-Яр мәктәбенең укучылары чакырылды. 

Ветераннар хөрмәтенә концерт номерлары әзерләнгән иде. Бигрәк тә, 2 сыйныф укучыларының “Солдатлар” җыры, музей эшчесе Л.Сунгатуллина һәм китапханәче З.Р. Җиһангирова катнашындагы Гафифә апаның иренең үлүе турындагы хат – хәбәр алу күренеше барысының да күңелен тетрәндерде. Ветераннар укучыларга үзләренең сугыш чорына туры килгән авыр балачак истәлекләрен сөйләделәр. Соңыннан барысы бергә фотога төштеләр. Сөйләшү чәй табыны артында дәвам итте.

Килгән кунаклар шушы очрашуны әзерләп алып баручыларга үзләренең зур рәхмәтләрен белдерделәр. Очрашу барыбызга да бик ошады.

Зөлфия Җиһангирова, Кзыл-Яр авылы китапханечесе.

hater kiche

hater kiche

hater kiche

 

hater kiche05

hater kiche

hater kiche

hater kiche

hater kiche

hater kiche

hater kiche

hater kiche

hater kiche06

 

 

 

 

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан