“Без Тукайлы халык”: Әдәби кичә

Создано 05.05.2015 12:08

26 апрель көнне Мортаза китапханәсендә “Без Тукайлы халык” исемле әдәби кичә үткәрелде.

Килгән балалар  Габдулла Тукайның биографиясе белән таныштылар, аның шигырьләрен һәм әкиятләрен сөйләделәр.  “Тукай”  һәм “Апуш” командаларына бүленеп кроссворд чиштеләр, кроссвордта Тукайның тормышына бәйле сорауларга җавап бирелде. Ахырда “Апуш”командасы җиңеп чыкты.

Барлыгы 14 кеше катнашты.

Кичәне әзерләделәр  һәм алып бардылар: худ.җитәкче -Зәлинә Әмирова һәм китапханәче - Ильзия Латыпова.

 

beztukaily

beztukaily

beztukaily

beztukaily

Нравится