Литературный сабантуй “Күңелнең кече, олысы китап белән җылынсын”, к Международному Дню семьи

15 мая Исергаповская сельская библиотека совместно с сельским Домом культуры провела литературный сабантуй “Күңелнең кече, олысы китап белән җылынсын”, посвященный Международному Дню семьи.

15 май көнне, Исергәп авыл китапханәсендә, авыл Мәдәният йорты белән берлектә, гаиләләр көненә багышланган “Күңелнең кече, олысы китап белән җылынсын” дип исемләнгән әдәби сабантуй үткәрелде.

Чарада 5 гаилә (барлыгы 20 кеше) катнашты. Гаилә бәйрәмендә бәйгеләр сабантуй уеннарына тиңләштерелде: 

- милли көрәш - балалар китаплары буенча төзелгән викторина; 

- күз бәйләп әйбер кисү - күренмәслек итеп төрелгән китапны сайлап алып, эчтәлеген сөйләү; 

- капчык сугышы - шигырьне дәвам итәргә; 

- чиләк белән су ташу - 1 минут эчендә, һәр гаиләгә бирелгән татар язучысының портреты нигезендә, аның әсәрләрен язып тапшырырга; 

- аркан тартышу ярышында гаиләләр язучыларның әсәрләрен белүдә көч сынаштылар; 

- “багана башына менү” дип аталган ярышта Г.Тукайның “Япон хикәясе” әсәрендә ташчы егетнең кем булырга хыяллануының эзлеклелеген язырга кирәк иде; 

- бирелгән ике җөмләгә нигезләнеп әкият язу конкурсын “катыктан тәңкә чүпләү” дип атадык.

Иң катлаулы соңгы бәйгебез “Ат чабышы” дип аталды: гаиләләргә кроссворд чишәргә тәкъдим ителде. Ярышлар белән мавыгып вакыт сизелми дә үтеп китте. 

Авылдашыбыз Зәрия Хәбипова җитәкчелегендә бәйгеләрне хөкем итүче комиссия, бик озак киңәшкәннән соң, беренче урынны Сәлимовлар гаиләсенә тапшырды.” Иң оста әкият сөйләүче” 1 нче сыйныф укучысы Хайритдинов Радмир махсус бүләккә ия булды. 

Гаилә бәйрәме чәй табыны белән төгәлләнде.

den semi1

den semi2

den semi3

den semi4

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан